Гаилә фермаларын үстерү программасы буенча КФХларны сайлап алу конкурсы

2020 елның 10 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә фермаларын үстерү өчен грантлар бирүгә конкурс сайлап алуына документлар кабул итү турында игълан итә. Грантның максималь суммасы 30 млн. сум тәшкил итәчәк. Крестьян хуҗалыгының 2 елдан артык эш тәҗрибәсе мәҗбүри таләп булып тора.

Грант акчаларыннан сөт фермалары, эре мөгезле терлекләрне симертү, сарыклар үрчетү, савым кәҗәләре, ит һәм йомырка юнәлешендәге (тавык, күркә, каз, үрдәк, ат фермалары һәм товар балыгы җитештерү буенча фермалар төзүгә файдаланырга мөмкин булачак.

Гаризалар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевская ур., 36 йорт.

Документлар 2020 елның 9 апреленнән 8 маена кадәр кабул ителә. Консультацияләр өчен телефоннар: 8(843)221-76-53, 221-76-54(55).

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International