Район гомуми белем бирү учреждениеләрендә дистанцион формада укытуның беренче атнасы тәмамлана. Бу көннәр сыйныф җитәкчеләре өчен аеруча катлаулы булды, чөнки алар он-лайн дәресләр генә уздырып калмыйча, консультантлар һәм ярдәм күрсәтү хезмәте ролендә дә чыгыш ясадылар.
Директорлар фикеренчә, күп кенә ата-аналар, балалар кебек үк, дистанцион укыту шартларын үтиләр, аның кирәклеген аңлыйлар һәм үз баласына ярдәм итәргә кирәк булган нәрсәләргә тынычлап җавап бирәләр. Күпләр педагог белән элемтәдә тора һәм килеп туган мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзли.
Бүгенге көндә Татар Борнашы урта мәктәбенең WhatsApp төркеменә бик күп яхшы фикерләр җибәрәләр, алар килеп туган хәлнең катлаулылыгын аңлыйлар һәм укытучының хезмәтен рәхмәт белән бәялиләр.