Коррупциягә каршы тору өлкәсендә федераль закон таләпләре нигезендә, 2020 елның 30 апрелендә үз хатынының һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү вакыты тәмамлана. Күрсәтелгән вазыйфаны үтәмәү биләп торган вазыйфадан азат ителүгә китерә торган хокук бозу булып тора.
Керемнәр турында мәгълүматларны тапшырырга тиешле затлар исемлегенә муниципаль районнарның, шәһәр округларының һәм шәһәр җирлекләренең вәкиллекле органнары депутатлары керә. 13.04.202020 елга районда 2019 ел нәтиҗәләре буенча керемнәр турында мәгълүмат бирергә тиешле 144 депутатның 101е, шул исәптән 79 белдерү кәгазе бирелгән. Муниципаль хезмәткәрләр арасыннан 35е тәкъдим ителде.
Хәзерге вакытта ТР Министрлар Кабинетының «ТРда яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 30 мартындагы 234 номерлы карары белән кертелгән чикләүләргә бәйле рәвештә, керемнәр турындагы мәгълүматларны тапшыру кыенлашырга мөмкин. Әмма бу аларны билгеләнгән срокта тапшыру вазыйфаларыннан азат итми.
Закон таләпләрен үтәү буенча эшне активлаштырырга һәм мәгълүматларны тапшыруны 2020 елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча төгәлләргә тәкъдим итәбез.