Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2020 елның 15 апрелендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр дистанцион форматта Интернет челтәрендә турыдан-туры трансляцияләүне оештыру юлы белән идарәдә эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне үткәрә.
Идарә эшкуарларга - татарстанлыларга, ТР да яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуны кисәтү максатларында, эшкуарлар өчен «Ачык ишекләр» көнендә дистанцион рәвештә катнашырга тәкъдим итә.
Әлеге трансляциягә кушылырга һәм кызыксындырган сорауларны түбәндәге сылтама буенча күчеп бирергә мөмкин https://youtu.be/cb24zsscj3E к
Хөрмәтле эшкуарлар һәм бизнес вәкилләре! Мәҗбүри таләпләрне белү - хокук бозуларны булдырмас өчен иң яхшы ысул! Без сезнең консультация сорап дистанцион форматта «Ачык ишекләр» нең бердәм көнендә мөрәҗәгать итүегезне көтәбез!