Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе базасында халыктан шалтыратулар һәм кирәкле товарлар китерүгә гаризалар кабул итү буенча «Кайнар линия» телефоны эшли.
Нигездә, кешеләргә азык-төлек, шәхси гигиена чаралары һәм беренче чиратта кирәкле башка товарлар, шулай ук медикаментлар кирәк. Адресатларга социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар тиз арада ярдәм күрсәтә. Эшләр саклану чаралары (битлек, перчатка, бахил) ярдәмендә башкарыла. Өлкән кешеләрнең берсе дә үзен ялгыз тоймавы бик мөһим.
Телефоннан шалтыратулар көн саен 9.00 дән 18.00 гә кадәр кабул ителә.
2020 елның 12 маена Югары Ослан муниципаль районында яшәүче гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрнең гомуми саны 53кә җитте, шуларның 43е - азык-төлек продуктлары һәм медикаментлар китерүне оештыру мәсьәләсе буенча.