Эш мәсьәләләре буенча киңәшмә

2020 елның 21 ноябре, шимбә

Бүген Югары Ослан районы Советы һәм Башкарма комитеты аппаратында гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, агымдагы мәсьәләләр буенча традицион киңәшмә узды. Киңәшмәне район башлыгы Марат Зиатдинов алып барды.

Совет аппараты, Башкарма комитет һәм палаталарның эш йомгаклары буенча аналитик мәгълүматны Совет һәм Башкарма комитетның гомуми бүлек начальниклары Людмила Федорова һәм Анна Йосыпова тәкъдим итте.

Шулай ук районның рәсми сайтына керү, тулылану һәм яңарту мәсьәләсе дә каралды. Система администраторы Алексей Савичев ноябрь аенда район сайтына керүчеләр саны артты, дип хәбәр итте. Укучыларның Бөек Ватан сугышы турындагы иншалары зур кызыксыну уятты.

Барлык сораулар буенча да район башлыгы җаваплы башкаручыларга йөкләмәләр бирде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International