Югары Ослан муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

2021 нче елның 22 нче июнендә Югары Ослан муниципаль районы Куралово авыл җирлегендә алтын туйларын билгеләп үтүче Анатолий Афанасьевич һәм Галина Михайловна Кармановларны котлау тантанасы булып узды.

Алар эшләгән барлык эшләр дә бергә, тату һәм мәхәббәт белән эшлиләр. Аларның гаиләсендә дә 50 ел элек булган кебек үк мәхәббәт һәм үзара аңлашу хөкем сөрә.

Бергә гомер итүнең 50 еллыгы уңаеннан ирле-хатынлы Кармановларның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлегенең баш белгече Т.А. Киселева юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләде, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Куралово авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Т.Ю. Тимиряевадан бүләкләр тапшыру белән юбилярларга бик күп җылы сүзләр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International