Үзара салым – реаль төзекләндерүгә ярдәм

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

5 ел эчендә торак пунктларны төзекләндерүгә 60 млн. сумнан артык акча тотылган.

Халыкның актив позициясе, хакимият гамәлләре һәм дүрт тапкыр финанслау күләме аркасында, биш ел эчендә торак пунктларны төзекләндерүгә 60 миллион сумнан артык акча тотылган.

- Әгәр 2021 ел буенча мәгълүматларны карасак, 6 сентябрьгә югары осланлылардан җирлекләр бюджетына 2 млн. 223 мең 500 сум акча керде, бу фаразланган җыем суммасының 87,3% ын тәшкил итә. Республика 7 млн. 586 мең 793 сум акча бүлеп бирде, - ди район башлыгы урынбасары Сергей Осянин.

Агымдагы елда гражданнарның үзара салым программасында 19 авыл җирлегенең 13е катнашты. Җирлекләрнең бер өлеше референдумда катнашудан баш тарткан, чөнки узган еллардагы акчаларны тормышка ашырырга өлгермәгән.

Үзара салым программасы финанслашып, 2015 елдан эшли башлады. 2015 елдан 2020 елга кадәр чорга республика бюджетыннан районга 47 млн.686 мең сум бүлеп бирелгән. Район халкы тарафыннан 12 млн. 628 мең сум акча җыелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International