Ул укучыларның үз Ватанының тарихи үткәне турында белемнәрен тирәнәйтү, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү, инглиз, немец, кытай, испан һәм француз телләрен белү дәрәҗәсен арттыру, укучыларның чит телләрдәге коммуникатив компетентлыгын үстерү өчен шартлар тудыру максатыннан үткәрелде.
Республика конкурсына йомгак ясаганнан соң безнең район данын Югары Ослан урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары Землянская Юлия һәм Кадыйрова Рената ( җитәкчесе Козина Е. Н.) яклаячак.
Видеороликта укучылар композитор исеме белән бәйле истәлекле урыннар, «Сады» микрорайонындагы яңа урам, шулай ук якташыбыз Салих Сәйдәшев иҗат иткән Кызыл Байрак турында инглиз телендә сөйләделәр.
Конкурс материалларына Экспертиза һәм нәтиҗәләр ясау 20 ноябрьдә булачак.
Катнашучыларга уңышлар телибез!