Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышы

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

Агымдагы елның 19 гыйнварында Юстиция министрлыгында «Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2021 елдагы эш йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары турында» коллегия утырышы узды, аның эшендә Башкарма комитет җитәкчесе Илнур Шакиров катнашты. Ул «Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы җирле үзидарә органнарының норма чыгару эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлеге турында» татар телендә доклад белән чыгыш ясады.

Илнур Ирек улы үз чыгышында министрлык һәм муниципаль район органнары арасындагы хезмәттәшлекнең аеруча мөһим өлкәләренә кагылды-хокукый ярдәм күрсәтү, норматив хокукый актлар регистрын алып бару, коррупциягә каршы экспертиза үткәрү, гражданнарның үзара салымын кертү буенча җыеннар үткәрү, шулай ук «Иннополис» шәһәр Советы депутатларын сайлау буенча сайлаулар уздыру.

Утырыш ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе һәм юстиция министры район Советының юридик бүлеге башлыгы Надежда Пичугинага Татарстан Республикасының тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы затлар арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсында җиңүче дипломын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International