Бүген, 2022 нче елның 25 нче гыйнварында, Югары Ослан авыл җирлегенең административ бинасында Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Югары Ослан авыл җирлеге башлыгы урынбасары Вячеслав Раков белән берлектә гражданнарны кабул итте.
Гражданнар район үзәге территориясендә урамнарны һәм юлларны кардан чистарту, эшкә урнашу, яктырту, күп фатирлы йортлар территориясен төзекләндерү һәм башка күп кенә мәсьәләләр белән килделәр. Марат Галимҗанович район халкының проблемаларын җентекләп тикшерде һәм аларның чишелешләренең эзлеклелеген аңлатты. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә игътибар бирелде һәм тиешле ярдәм күрсәтелде.
Кичекмәстән хәл итүне таләп итә торган кайбер мәсьәләләр буенча урынбасарларга йөкләмәләр һәм күрсәтмәләр бирелде. Кабул итүдә күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итүне район башлыгы шәхси контрольгә алды.