Югары Ослан муниципаль районында алтын юбилярларны котлау тантанасы узды

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе


2022 нче елның 25 нче гыйнварында Югары Ослан муниципаль районының Октябрь авыл җирлегендә 50 ел бергә гомер иткән Артемьевлар Михаил Закир улы һәм Наталья Михайловна алтын туйларын билгеләп үтүче парларны котлау тантанасы булып узды. Алтын туй-ул 50 ел буе гаилә мөнәсәбәтләре кору буенча ирле-хатынлы авыр хезмәт нәтиҗәсе һәм күрсәткеч. Ирле-хатынлы Артемьевлар лаеклы хезмәт юлы уздылар, өйдәге мәхәббәт, үзара аңлашуны һәм иминлекне саклап калдылар, балалар үстерделәр һәм лаеклы рәвештә тәрбияләделәр.

Бергә гомер итүнең 50 еллыгы уңаеннан ирле - хатынлы Артемьевларның исемнәре "Районның мактаулы юбилярлары" китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Н.А. Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләде, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Октябрь авыл җирлеге башлыгы Ш.р. Азизов исеменнән бүләк тапшыру белән алар адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International