«Идел буе урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре Югары Осланның «Каенкай»балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында үткәрелгән канатлы дус өчен иң яхшы йорт конкурсына йомгак ясадылар. Инженерлар Нияз Шәйхетдинов һәм Елена Исхакова балалар белән урман, аның төрлелеге, функцияләре һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең эше турында әңгәмә үткәрделәр. Соңыннан барлык катнашучыларга призлар һәм дипломнар тапшырылды.