22 апрель көнне Югары Ослан авыл җирлеге территориясендә Бөтенроссия экологик шимбә өмәсе үткәрелде.
Югары Ослан авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе 17.03.2002 № 21 «Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Югары Ослан авыл җирлеге торак пунктлары территорияләрен төзекләндерү һәм санитар – экологик чистарту буенча икеайлыкны үткәрү турында» гы карары нигезендә, территорияне чистарту буенча чаралар планы төзелде.
Өмәгә район үзәгенең төрле оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре чыкты. Болар-район хакимияте, авыл җирлеге, хәрби комиссариат белгечләре, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре, шәхси эшмәкәрләр һәм башкалар. Барлыгы 230 кеше катнашты, өч махсус техника берәмлеге җәлеп ителде.
Көн ачык, кояшлы булды, бу күтәренке кәефкә ярдәм итте. Кирәкле инвентарь белән коралланып, гражданнар бик теләп территорияне тәртипкә китерделәр. Өмәдә катнашучыларның барысы да үз оешмаларының тирә-ягын тәртипкә китерделәр, Чехов урамы буенча үзәк автоюл янында бордюр ташыннан ком юдылар, чүп-чар җыйдылар, газоннар чистарттылар, коры-сары җыештырдылар, клумбаларны тәртипкә китерделәр.
Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү күңелле булды, һәркем бу эшкә үз җылысының бер өлешен кертте, авылыбызның чиста территориясе тирә-юньдәгеләрнең күзләрен сөендерә, һәркайда чиста. Өмә бик җанлы һәм актив узды, барысы да туган табигатебезне карау теләге һәм дәртләре белән тулы иде, чөнки табигать, әйләнә — тирә дөнья-ул безнең йортыбыз. Һәм без анда чисталык һәм тәртип сакларга тиеш. Барысы да тырышып эшләделәр! Әлеге чарада катнашкан барлык кешеләргә дә зур рәхмәтебезне белдерәбез! Афәрин!!!