Бүген Югары Ослан район Советының актлар залында район башлыгы рәислегендә авыл җирлекләре башлыклары белән чираттагы киңәшмә узды.
Үзара салым акчаларын җыю нәтиҗәләре турында район башлыгы урынбасары Осянин Сергей чыгыш ясады. Сергеев Александр - «Волжанка» МУП директоры җирлек башлыкларын су белән тәэмин итү буенча эшләрнең анализы белән таныштырды. 9 нчы майга әзерлек эшләре турында Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлия Камалетдинова хәбәр итте. Югары Ослан муниципаль районының административ комиссиясе секретаре Светлана Прозорова район торак пунктлары территорияләрен төзекләндерү һәм санитар-экологик чистарту икеайлыгы чорында административ комиссиянең эше һәм санкцияләнмәгән реклама урнаштыру турында сөйләде. Югары Ослан муниципаль районы Советының оештыру– хокукый һәм кадрлар эше бүлеге начальнигы урынбасары Лазарева Татьяна муниципаль хезмәткәрләрнең, авыл җирлекләре башлыклары һәм депутатларның керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирде.
Шулай ук район сайтына яңалыклар бирү, яңалыклар тасмасын татар теленә тәрҗемә итү һәм башка күп кенә мәсьәләләр каралды.
Җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.