Бүген Югары Ослан муниципаль район Советының актлар залында Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М.Зиатдинов оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән быел беренче киңәшмә үткәрде.
Гобәйдуллин Рәшит Галимҗан улы – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Югары Ослан муниципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Казан шәһәре авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашу турында сөйләде.
Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе исеменнән авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашкан өчен рәхмәт хатлары тапшырылды. Югары Ослан авыл җирлеге башлыгы урынбасары Раков Вячеслав Юрьевич Югары Ослан авыл җирлеге территориясендә өмә үткәрү, район үзәге предприятиеләре һәм оешмаларының тирә-ягын төзекләндерү турында сөйләде. «Үлемсез полк» акциясе турында Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль – мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Камалетдинова Гөлия Фидаил кызы хәбәр итте. Югары Ослан муниципаль районы профсоюз оешмаларының координацион советы рәисе Хурматуллина Лилия Илфар кызы Беренче Май бәйрәмен үткәрү турында сөйләде.
Йомгаклау сүзе белән Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы Зиатдинов Марат Галимҗан улы чыгыш ясады.