25 апрельдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә республиканың медицина хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.
Профессиональлеге, фидакарьлеге һәм коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкә зур өлеш кертүе өчен мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР Диния нәзарәтенең чакырылган бүләкләрен тапшырды.
Пандемия чорында медиклар һәм медучреждениеләр эшчәнлеген оештыру буенча уңышлы эше өчен ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков 3 дәрәҗә «Мәрҗани» ордены белән бүләкләнде.
"Югары Ослан район үзәк хастаханәсе" ДАССОның табиб - терапевты Ханов Рамил Миннегул улы ТР МДН «Бердәмлек» медале белән бүләкләнде.
Рамил Миннегуловичны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм нык сәламәтлек, район халкының сәламәтлеге өчен хезмәтләрендә уңышлар телибез!