Бүген, 2022 нче елның 26 нчы апрелендә, Югары Ослан авыл җирлегенең административ бинасында Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Югары Ослан авыл җирлеге башлыгы урынбасары Вячеслав Раков, Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Советы депутаты Нусрат Муфталиев белән берлектә гражданнарны кабул итте.
Гражданнар эшкә урнашу, район үзәге территориясендә агробизнесны үстерү, күршеләр белән бәхәсне хәл итү, торак һәм җир характерындагы мәсьәләләр, җирлек территориясен төзекләндерү һ.б. сораулар белән килделәр. Марат Галимҗанович район халкының проблемаларын җентекләп тикшерде һәм аларның чишелешләренең эзлеклелеген аңлатты. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә игътибар бирелде һәм тиешле ярдәм күрсәтелде. Кичекмәстән хәл итүне таләп итә торган кайбер мәсьәләләр буенча урынбасарларга йөкләмәләр һәм күрсәтмәләр бирелде. Кабул итүдә күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итүне район Хакимияте башлыгы шәхси контрольгә алды.