25 апрельдә Борнаш авыл җирлеге Советы депутатларының чираттагы утырышы булды. Утырышны авыл җирлеге башлыгы Сергей Бурукин ачып җибәрде, ул җыелышның көн тәртибе проектын яңгыратты. Депутатлар көн тәртибе проектын бертавыштан расладылар һәм эшкә керештеләр. Утырышта Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров катнашты.
Сессиядә төрле юнәлештәге сораулар каралды, шул исәптән: 2022 елның 1 кварталында Борнаш авыл җирлеге бюджеты үтәлеше турында отчетны раслау турында.; гражданнарның үзара салымы буенча эшләрнең барышы, Җиңү көненә багышланган массакүләм бәйрәм чараларына әзерлек турында; шулай ук депутатлар 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә якын-тирә территорияне төзекләндерү проектын карадылар һәм әлеге мәсьәләне хәл итү юллары турында фикер алыштылар.