26 апрельдә татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Бу датага багышлап, район балалар китапханәсендә «халык яраткан шагыйре»дип исемләнгән китап күргәзмәсе – портрет үз эшен башлап җибәрде.
Татар шагыйренең әсәрләре бөтен дөньяга билгеле, күп телләргә тәрҗемә ителгән. Аның китаплары балалар тарафыннан зур кызыксыну белән укыла, алар игелеккә, матурлыкка, туган җиргә мәхәббәткә өйрәтәләр, кыю, шәфкатьле һәм гадел булырга өндиләр.
Күргәзмәдә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты яктыртылган китаплар, алар укучыларга шагыйрь белән бәйле истәлекле урыннарда булырга, шулай ук Тукайның балалар өчен язылган шигырьләре һәм яраткан әкиятләре урын алачак.
Барлык теләүчеләрне шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән танышырга чакырабыз.