Күчмә эш киңәшмәсе

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

26 нчы апрель көнне Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә Ямбулат авыл мәдәният йорты базасында Крестниково авылында Геройлар Паркын ачу тантанасына багышланган күчмә киңәшмә булып узды.

Киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Сергей Осянин, мәдәният, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, Татавтодор җитәкчесе, шулай ук "Р-Агро" ААҖ генераль директоры Раил Зыятдинов катнашты.

Киңәшмә барышында ачылышка чакырылган кунакларны тантаналы кабул итү, шулай ук авыл территориясен төзекләндерү һәм чокырларны ямау мәсьәләләре каралды. Һәр оешмага бурычлар куелды һәм эшләрне башкару сроклары билгеләнде.

Киңәшмәдән соң район башлыгы эш мәйданчыгында булды һәм эшләрнең барышы белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International