Хөрмәтле Югары Ослан районының Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез-Россиядә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенең туган көне белән котлыйм!
Сезнең хезмәт-ул һәрвакыт зур җаваплылык. Авыр минутта сез беренче булып янәшәдә буласыз, һәм нәкъ менә сезнең оперативлык, белемегез, игътибарлылыгыгыз кешене коткарырга ярдәм итә.
Сез кеше тормышы өчен көрәшнең алгы ягында торасыз. Авыр, бәяләп бетергесез хезмәтегез һәм аның нәтиҗәсе – коткарылган тормышларыгыз өчен Югары Ослан районының күп меңләгән халкына рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Сезнең югары һөнәри җаваплылык һәм сезнең йөрәкләрегезнең сизгерлеге өчен баш иябез.
Сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек, зур бәхет һәм иминлек телим!
Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров И. И.