Кбн һәм зп ның киңәйтелгән утырышы

2022 елның 29 апреле, җомга

28 апрельдә Югары Ослан муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе җаваплы сәркатибе Илсөяр Хәләлетдин кызы Гарифуллина катнашында Югары Ослан муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.

Утырышта 3 мәсьәлә каралды:
1.Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең 15.04.2002 ел, № 270 – к – 22 балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозуларны бетерү турында күрсәтмәсен карау;

2.Мәктәп эчендәге контрольдә торучы балигъ булмаганнар белән эшләү; район мәгариф учреждениеләрендә укучылар арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча тәрбия эшенең торышы турында;

3.Социаль куркыныч хәлдә булган гаилә белән профилактика субъектларының эше турында.

Утырыш нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр бирелде, тиешле карарлар кабул ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International