28 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 30 ел тулуга багышланган Парламент дәресе-2022 кысаларында республика иҗат эшләре конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды.
Бүләкләнүчеләр арасында-«Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУНЫҢ 8нче сыйныф укучысы Тимохин Никита, 7-8 сыйныф укучылары арасында иншалар конкурсында 1нче урынны яулады. Бүләкләү тантанасын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачып җибәрде, чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән шулай ук мәгариф министры урынбасары Минзалия Закирова мөрәҗәгать итте. Тантанага Дәүләт Советы депутатлары һәм Комитет әгъзалары чакырылган иде.
Никитаны котлыйбыз һәм аның җитәкчесе – рус теле һәм әдәбияты укытучысы Тимохина Натальяны котлыйбыз