Татарстанда Идел буенча пассажирлар навигациясе ачылды

2022 елның 30 апреле, шимбә

Татарстанда 30 апрельдә Идел буенча пассажирлар навигациясе старт алды.

Казанда елга портыннан Студенец, Садовая, Түбән Ослан, Ключищи, Матюшинога кереп, Ташевка рейслары көн саен башкарыла. Моннан тыш, Югары Осланга керү белән Печищига кадәр рейслар оештырылган.

Май аенда Казаннан Зөягә кадәр рейслар ачыла, тиз йөрешле линияләр Болгар һәм Тәтешкә җибәреләчәк.

Речпортның рәсми сайтында онлайн-билетлар сату 10 майда башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International