Район үзәк китапханәсе Җиңү көненә багышланган «Мәңгелек дан һәйкәлләре» дигән онлайн – хикәя тәкъдим итә.
Советлар Союзының Бөек Ватан сугышында җиңүеннән соң һәр җирдә һәлак булган солдатларга һәйкәлләр һәм мемориаллар урнаштыра башладылар. 11400 югары осланлы сугышка алына, шуларның дүрт меңгә якыны гына исән-сау әйләнеп кайта. Шуңа күрә районның күп кенә торак пунктларында һәлак булган якташларга һәйкәлләр бар.
Бүген без Югары Ослан район үзәге һәйкәлләре белән танышабыз.