Бөек Җиңү көне алдыннан, "Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне җыештырырга чыктылар. Ел саен Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан бүлек хезмәткәрләре һәйкәлдә дымлы җыештыру үткәрәләр һәм ел дәвамында аның территориясен коры үләннән һәм чүп-чардан чистарталар.