Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында тыл хезмәтчәннәренең архив документлары күргәзмәсе

2022 елның 7 мае, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча «Җиңү» республика оештыру комитеты утырышы узды.

Утырыш алдыннан муниципаль архивларда сакланучы хатын – кыз-сугышта катнашучы хатын-кызларның, тыл хезмәтчәннәренең шәхси чыгышлары буенча «сугышта хатын-кыз йөзе түгел...» дигән күргәзмә оештырылды.

Югары Ослан районыннан район Башкарма комитетының архив эше буенча сектор мөдире Сөләйманова З.Д. Югары Ослан районының тыл хезмәтчәне Акутина Екатерина Степановнаның документлары белән таныштылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International