Бүген, 8 май көнне Югары Осланнан тыл хезмәтчәне Мария Ефимовна Каюрова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ветеранның бөтен гомере хезмәт һәм мәшәкатьләрдә узса да, ул тормышка гашыйк һәм җырларга бик ярата. Шуңа күрә район мәдәният йортының "Волжанка" ветераннар хоры җитәкчеләре Минлегөл Шәйдуллина, Илнур Сөнгатуллин һәм хор солисты Вера Марахтанова юбилярны өйләренә барып, "музыкаль сәгать" оештырдылар, Бөек Ватан сугышы ветеранының яраткан җырларын яратып башкардылар.
Хор коллективы "ветеран өчен музыкаль сәгать" акциясен елга ике тапкыр - май һәм октябрь айларында үткәрергә планлаштыра.