Югары Осланлылар Җиңү көненә багышланган республика чарасында катнаштылар

2022 елның 8 мае, якшәмбе

Безнең район делегациясен Марат Зиатдинов җитәкләде.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Безнең делегация составына сугыш чоры балалары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары керде. Аларны район башлыгы Марат Зиатдинов, хәрби комиссар Рәшит Фәсхетдинов, ветераннар советы рәисе Римма Троицкая озатып йөрде.

Кунакларны залда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде һәм республиканың иң яхшы кешеләренә хөкүмәт бүләкләре тапшырды.

Матур концерт программасын Газмановларның әтисе һәм улы төрлеләндерде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International