5 нче май көнне «Чемпион» универсаль спорт залында Югары Ослан муниципаль районының «спорт мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең бадминтон буенча ачык беренчелеге булып узды.ярышларда Югары Ослан районы спорт мәктәбе бадминтончылары, Югары Ослан гимназиясе, Югары Ослан урта мәктәбе, "Иннополис мәктәбе" укучылары катнашты. Ярышларның баш хөкемдары-Югары Ослан спорт мәктәбе тренеры Ильин Петр Георгиевич. Җиңүчеләр һәм призерлар:
Кызлар арасында:
1 урын-Мөхетдинова Камилә – Югары Ослан гимназиясе)
2 урын-Җәләева Алинә (Югары Ослан гимназиясе)
3 урын-Фаткуллова Адилә («Иннополис мәктәбе»)
3 урын-Герман Яна (МБОУ"Югары Ослан гимназиясе")
Егетләр арасында:
1. 3 урын-Яковлев Константин
2 урын-Яковлев Олег
3 урын-Корнев Никита (Югары Ослан мәктәбе)
3 урын-Акбиров Илназ
Тренер Петр Ильинга ярышларны бик яхшы оештырган өчен рәхмәт белдерәбез. Барлык яшь спортчыларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә спорттагы уңышлар телибез!