9 май көнне, Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан, "Волжанка" ветераннар хоры район мәдәният йортының "Иделкәй "ансамбле белән берлектә Югары Осланда 15 нче тапкыр узган" сугыштан соң кичке 6да " дигән традицион акция оештырдылар.
Танылган фильм герое кебек үк, оештыручылар да, гадәттәгечә, авылдашлары һәм авыл кунаклары белән район хакимияте мәйданында - һәлак булган якташларга куелган һәйкәл янында очраштылар. Кече яшьтәге балалар Бөек Ватан сугышы җырлары җырладылар, шигырьләр сөйләделәр һәм Ватанны саклаучыларны искә алдылар.