Бүген, 2022 елның 11 маенда, Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы җирлегендә запастагы гражданнарны беренчел хәрби исәпкә алу һәм броньлау өчен җаваплы Татарстан Республикасы авыл җирлекләренең вазыйфаи затлары белән бер көнлек Инструктор-методик җыен үткәрелде.
Әлеге чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының мобилизацион әзерлек һәм махсус программалар Идарәсе башлыгы Р.Г. Ахунов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының мобилизацион әзерлек һәм махсус программалар Идарәсе башлыгы урынбасары А. В. Баринов, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты вәкилләре Е. Е. Кочкарева һәм Л. М. Сабирова катнашты.