Президент Указы нигезендә, Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалары булган 12 меңнән артык гаилә яңа айлык түләүне алган.
Ярдәм күләме һәр балага аена 5 216 сумнан 10 433 мең сумга кадәр тәшкил итте. Әлеге Сумма һәр гаилә өчен индивидуаль исәпләнә һәм Татарстан Республикасы буенча балалар өчен 50, 75 яки 100% яшәү минимумына тиң булырга мөмкин.
"Пенсия фондының клиент хезмәтләре майның бәйрәм һәм ял көннәрендә эшләде, яңа түләүләр буенча мөрәҗәгатьләрне кабул итте.
Кергән гаризаларның күбесе безнең тарафтан эшләнде, һәм гаиләләр түләү алды да инде. Эш дәвам итә. Бердәм контакт-үзәк операторлары һәм социаль челтәрләрдә эшләү өчен җавап бирүче хезмәткәрләр гариза биргәндә, гаиләләргә кирәкле мәгълүмати ярдәм күрсәтеп, гариза бирүчеләрне озата баралар", - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.