Шимбә көнне 2022 елның 14 маенда Йошкар-Ола шәһәрендә "Рамазан" Төбәкара татар үзешчән иҗаты акциясенең 2 туры узды. Безнең районны "Иделкәй","Хәзинә" Татар мәдәният йорты коллективлары һәм солистлар Ефимова Мария,Гафурова Раушания,Фәттахова Гөлназ тәкъдим итте. Катнашучылар лаеклы чыгыш ясадылар, энергия һәм яхшы кәеф алдылар, барысы да 1,2,3 дәрәҗә дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнде.
Аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!