2022 елның 21 маенда Татарстанда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу билгеләп үтелә.
Бу истәлекле вакыйгага багышлап, район үзәк китапханәсендә «элеккеге бөеклектән тарихи онытуга һәм хәзерге заман яңарышына" дип исемләнгән тематик күргәзмә эшли башлады. Китап укучылар Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы турында 1969 елда төзелгән, аның фондында археология, нумизматика, этнография, рәсем сәнгате, графика, скульптура һәм сәнгатьнең башка өлкәләренә караган 87 меңнән артык экспонат бар.