Югары Ослан укытучыларына яңа ноутбуклар тапшырылды

2022 елның 20 мае, җомга

Республика мәктәпләрендә техниканы яңарту буенча тиңдәшсез программа ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Ак Барс банкы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Ак Барс Банк республиканың ике министрлыгы — цифрлаштыру һәм мәгариф министрлыгы, шулай ук ICL-компаниясе ярдәме белән Татарстан мәктәпләренә 12 000 ноутбук тапшырды. Югары Ослан районына 155 ноутбук тапшырылды. Аларны тапшыру тантанасы Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетында узды.

«Ак Барс банкы өчен хәйрия һәм спонсорлык ярдәме — социаль җаваплылык сәясәтенең бер өлеше. Мәгариф өлкәсе банкның игътибар үзәгендә. Сезгә яңа ноутбуклар зур рәхәтлек белән тапшырам, яшь буынны тәрбияләүдә һәм эшләрендә уңышлар телим», — дип билгеләп үтте «Ак Барс» Югары Ослан 1 нче номерлы " сату офисы җитәкчесе Марина Климина.

Тантаналы чарада шулай ук Югары Ослан районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров катнашты.

«Республика җитәкчелегенә һәм Ак Барс банкка көчле матди-техник ярдәм күрсәткәннәре өчен аерым рәхмәт белдерәсем килә. Хәзер безнең бурыч-техникадан сакчыл файдалану, балаларны тәрбияләүдә үз күнекмәләрен һәм компетенцияләрен яхшырту», — дип ассызыклады Илнур Шакиров.

Мәгариф бүлеге начальнигы Вилен Касимов тапшыру тантанасын тәмамлап, районга бүлеп бирелгән ноутбукларның ике тапкырга диярлек артуын билгеләп үтте.

Республика мәктәпләрендә техниканы яңарту буенча моңарчы күрелмәгән программа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан инициативасы белән башланып, мәгариф өлкәсен цифрлаштыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International