2022 нче елның 30 нчы маенда 10.00 сәгатьтә район Советының утырышлар залында дүртенче чакырылыш Югары Ослан муниципаль район Советының чираттагы егерме өченче утырышы була.
Көн тәртибендәге түбәндәге мәсьәләләрне карау күздә тотыла:
1. Югары Ослан муниципаль район Советының «Югары Ослан муниципаль районының 2022 нче елга һәм 2023, 2024 нче елларның планлы чорына бюджеты турында»гы 2021 нче елның 13 нче декабрендә кабул ителгән 17-216 нчы карарына үзгәрешләр кертү турында;
2. Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында;
3. «Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы»муниципаль берәмлегендә муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында;
4. Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Югары Ослан авыл җирлегеннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында;
5. Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Печище авыл җирлегендә җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында;
6. Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Вахитов авыл җирлегенең генераль планына үзгәрешләр кертү турында;
7. Югары Ослан муниципаль районының 2016-2021 елга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисади үсеш стратегиясен тормышка ашыру турында;
8. Югары Ослан муниципаль районында 2022 елда балаларның һәм яшьләрнең җәйге ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру турында;
9. 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарны каникул һәм укудан буш вакытларында эшкә урнаштыру турында;
10. Административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү буенча вәкаләтле вазыйфаи затлар эше турында;
11. Югары Ослан муниципаль районы торак пунктлары территорияләрен төзекләндерү һәм санитар-экологик чистарту икеайлыгы кысаларында чаралар планын тормышка ашыруның барышы турында;
12. Югары Ослан муниципаль районында сәламәтлек саклау үсешенең торышы һәм перспективалары турында.
13. Төрле.
Элегрәк, 08.30 сәгатьтә 30.05.22 елда район Советының даими комиссияләре утырышлары була.