«Татарстан Республикасының ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль региональ үзәге» ассоциациясе подъездларда агымдагы ремонт һәм торак йортны карап тоту проекты кысаларында мониторинг үткәрә.
Мониторинг Татарстан Республикасының күпфатирлы йортларындагы подъездларны агымдагы ремонтлауның сыйфаты турында хакимият органнарына һәм профильле министрлыкларга, ведомстволарга җиткерү максатыннан үткәрелә.
Мониторинг кысаларында торак милекчеләреннән агымдагы ремонт үткәрү һәм ремонттан соң подъездларның торышы турында сораштыру үткәрелә.
Сораштыруны сылтама буенча узарга мөмкин:https://forms.gle/5oWzQFRwuyxcooHJ7