Эшлекле дүшәмбе

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

Бүген Югары Ослан муниципаль район Советының актлар залында район башлыгы Марат Зиатдиновның оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән чираттагы киңәшмәсе булды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының Югары Ослан муниципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гобәйдуллин Рәшит 2022 елгы язгы кыр эшләренең барышы турында сөйләде. 

Чирменский Максим - Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, элемтә һәм энергетика буенча беренче урынбасары - Югары Ослан районы торак пунктлары территорияләрен төзекләндерү һәм санитар-экологик чистарту икеайлыгы нәтиҗәләре һәм административ комиссия эше турында сөйләде.

01.06.2002 ел торышы буенча хезмәт базарындагы вәзгыять турындагы мәсьәлә белән «Югары Ослан районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге»ДКУ директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Каина Наталья чыгыш ясады. 

Пестов Эдуард - «ТР буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 112 нче янгын бүлеге» дәүләт учреждениесе башлыгы район территориясендә янгыннар белән бәйле хәлләр һәм ирекле янгын дружиналарының җәйге чорга әзерлеге турында хәбәр итте.

Пациентларны кабул итүне оештыру һәм медицина ярдәме күрсәтү турында «Югары Ослан РҮХ» ДАССОның баш табибы урынбасары Хөсәенова Дана сөйләде.

Җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International