Халыкара балаларны яклау көне!

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Кадерле балалар! Хөрмәтле ата-аналар!

Сезне чын күңелдән Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм!

Җәйнең беренче көнендә традиция буенча Халыкара балаларны яклау көне — балачак, шатлык, өмет бәйрәме билгеләп үтелә. Бу изге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, без яшь буын өчен җаваплылык турында искә төшерә,чөнки һәр бала мәхәббәт, ярдәм һәм аңлауга мохтаҗ.

Елдан-ел безнең балалар югары нәтиҗәләр белән куандыралар, республика, бөтенроссия һәм халыкара спорт ярышларында, иҗади конкурсларда, фестивальләрдә һәм олимпиадаларда югары нәтиҗәләр күрсәтәләр.

Үсеп килүче буынны тәрбияләүгә үз көчләрен салган ата-аналарга, әби-бабайларга, педагогларга һәм барлык кешеләргә ихлас рәхмәтемне җиткерәм.

Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек һәм үзара аңлашу, тынычлык, чиста зәңгәр күк йөзе телим!

Башкарма комитет җитәкчесе     И. И. Шакиров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International