1 июнь-Халыкара балаларны яклау көне. Безнең илдә ул җәйнең беренче көнендә билгеләп үтелә. Бәйрәмнең мәгънәсе-өлкәннәргә балаларның безнең киләчәгебез булуын искәртү . Шуңа күрә без аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен мөстәкыйль, җаваплы, акыллы һәм бәхетле кешеләр булып үссен өчен якларга тиеш.
Югары Ослан районы балалар бакчаларында бәйрәм чаралары узды. Бүген безнең тәрбияләнүчеләр җырлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, спорт ярышларында, квестларда һәм рольле уеннарда катнаштылар. Бәйрәм бик матур, күңелле һәм кызыклы булды.