2022 нче елның 3 нче июнендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Октябрь авыл җирлегеннән Идиятуллиннар Фаиз Вагыйз улы һәм Валентина Алексеевна алтын туйларын билгеләп үтүче парларны котлау тантанасы булып узды. Ирле-хатынлы Идиятуллиннар 50 ел бер-берләренә карата мәхәббәт һәм Наз хисе белән бәхетле гомер кичерәләр, балаларны тәрбияләргә, эштә алдынгылар булырга һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып барырга тырышалар. Хәзерге вакытта алар лаеклы ялда. Идиятуллиннар гаиләсенең көче һәм ныклыгы аларның зур мәхәббәт һәм бер-берсенә карата сакчыл мөнәсәбәт, тугрылык, хезмәт сөючәнлек, үзара хөрмәт һәм үзара аңлашуда.
Бергә гомер итүләренең 50 еллыгы уңаеннан ирле-хатынлы Идиятуллинарның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Н.А. Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләде, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Октябрь авыл җирлеге башлыгы Ш.р. Азизовтан юбилярларга бик күп җылы сүзләр әйтелде.