Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары язгы бөртекле, азык һәм техник культуралар чәчүне төгәлләделәр. Барлыгы 20 мең гектардан артык мәйданда чәчү башкарылган. Шулардан бөртеклеләр-10600 га, кукуруз-2870 га, көнбагыш-5000 га һәм рапс-2260 га. Бүген басуларда чәчүлекләрне карау буенча эш дәвам итә : чүп үләннәренә каршы эшкәртү һәм бер үк вакытта яфрактан тукландыру.