8 июнь көнне Казан интернат-йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара узды.
Бу көнне республиканың социаль тармагы хезмәткәрләре адресына җылы сүзләр яңгырады, тантаналы чара кунаклары концерт номерлары белән сөендерделәр.
Бәйрәм чарасы кысаларында республика конкурсларында җиңүчеләрне дә бүләкләделәр.
«Республика матди ярдәм үзәгенең Иң Яхшы бүлеге» номинациясендә Югары Ослан муниципаль районындагы Республика матди ярдәм үзәгенең 16 нчы бүлекчәсе җиңүче дип табылды.