Чәчүне районда беренчеләрдән булып төгәлләделәр

2022 елның 10 июне, җомга

"Карахуҗа" ҖЧҖ Авыл хуҗалыгы предприятиесе язгы кыр эшләренә һәм терлекләрне кышлатуга йомгак ясады.

Предприятие җитәкчелеге барлык хезмәткәрләргә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Быел Карагуҗа механизаторлары районда беренчеләрдән булып кырларга чыктылар. Бөтен коллективның көйле эше кыр эшләрен кыска срокларда башкарып, чәчүне районда беренчеләрдән булып төгәлләргә мөмкинлек бирде.

Барлык механизаторлар һәм терлекчеләр җитәкчеләр кулыннан кыйммәтле бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International