Россия Көне белән

2022 елның 12 июне, якшәмбе

Хөрмәтле Югары Осланлылар!

12 июнь-Россия көне, Ватаныбыз көне! Ул милли бердәмлекне һәм Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылыкны символлаштыра.

Без, Югары Осланлылар, Ватан язмышында катнашуыбызны аңлыйбыз. Һәркем ил үсешенә үзенең аерым өлешен кертә - балаларны өйрәтә һәм тәрбияли, авыруларны дәвалый, коммуналь инфраструктурага хезмәт күрсәтә, ІТ-тармакта эшли, милли традицияләрне саклый һәм үстерә.

Лаеклы ялга чыккан, ил һәм район үсешенә аерым өлеш керткән, балалар тәрбияләгән, оныклар турында кайгырткан кешеләргә рәхмәт белән мөрәҗәгать итәм. Безнең талантлы, инициативалы һәм максатчан яшьләр үзләренең лаеклы сәхифәләрен безнең тарихка язар дип ышанам.

Без милли традицияләрне сакларга, районда яшәүче төрле милләт һәм дин вәкилләренең тынычлыгын һәм татулыгын сакларга тиеш.

Бүген Россия алдында уртак көч белән хәл итә алырлык мөһим бурычлар тора. Сезнең белән безнең бурыч – көчле, нык һәм бердәм илебезне киләчәк буыннарга тапшыру.

Чын күңелдән барыгызга да тынычлык, игелек, киләчәккә ышаныч, Ватаныбыз хакына яңа казанышлар телим!

Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International