12 июнь көнне Югары Ослан районының Шеланга урта мәктәбе базасында гражданлык - патриотик юнәлештәге «Патриот» чатыр лагере ачылды. Сменаны лагерь җитәкчесе Василий Столяр һәм мәктәп директоры Лидия Ледяева ачтылар.
Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының белем бирү учреждениеләреннән 20 бала ял итәргә, сәламәтлекләрен ныгытырга һәм палаткалы шартларда яшәү күнекмәләрен алырга килделәр. Лагерь җитәкчесе Василий Соляр балалар белән гадәттән тыш хәл очрагына эвакуация буенча инструктаж үткәрде.
Дүшәмбедән соң лагерь тәрбиячеләре балалар белән «дуслык серләре»дигән чара үткәрделәр.
7 көн дәвамында балаларны кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар көтә.