"Сабантуй -2022" район бәйрәмен бәйрәм итү кысаларында безнең район җитәкчеләре-ветераннар очрашуы оештырылды. Бәйрәм өстәле артына колхоз рәисләре, совхоз директорлары һәм 80-90 еллар дәвамында хезмәт куйган предприятие җитәкчеләре җыелган иде. Һәр ветеран-җитәкче үзе артыннан якты эз калдырды. Хөрмәтле ветераннар!!!