2022 нче елның 17 нче июнендә Югары Ослан муниципаль районы Югары Ослан авыл җирлегендә 50 ел бергә гомер иткән Салиннар Александр Виктор улы һәм Валентина Григорьевнаның алтын туйларын билгеләп үтүче парларын котлау тантанасы булып узды. Алтын туй-ул 50 ел буе гаилә мөнәсәбәтләре кору буенча ирле-хатынлы авыр хезмәт нәтиҗәсе һәм күрсәткеч. Салиннар гаиләсе лаеклы хезмәт юлын уздылар. Ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, алар лаеклы белем алганнар һәм үзләре дә балаларын әти-әниләре үрнәгендә тәрбиялиләр. Бу гаиләдә һәрвакыт ата-аналар һәм балалар арасында үзара аңлашу, ярдәмчеллек һәм ихтирамлы мөнәсәбәт. Салиннар гаиләсе авыл халкы арасында хөрмәткә лаек, һәм хаклы рәвештә яшь гаиләләргә үрнәк булып тора.
Бергә гомер итүләренең 50 еллыгы уңаеннан Салиннар гаиләсенең исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Н.А. Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләде, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г.
Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.